Татарстанда территорияләрне үстерү фонды программалары буенча коммуналь инфраструктураны яңарталар

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яңа торак микрорайоннарны Милли иминлек фонды (ФНБ) һәм махсус казна кредитлары (СКК) акчаларыннан ташламалы заемнар ярдәмендә коммуналь инфраструктура белән тәэмин итәләр. Ике инструментның да операторы булып территорияләрне үстерү фонды тора.

 

Аерым алганда, проект буенча ФНБ акчалары катнашында Казанның Идел буе районында «Березовая роща» планлаштыру районы һәм М-14 микрорайоны өчен 5,4 км озынлыктагы суүткәргеч төзелеше тәмамлана. Шунда ук тиздән чиста су резервуарлары белән насос станциясе төзелеп бетәчәк.

 

Моннан тыш, төбәк башкаласында 14,5 км озынлыктагы басым коллекторы һәм «Березовая роща» канализация насос станциясе төзелеше тәмамланды.

 

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанның Идел буе районы административ һәм җитештерү объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндереләчәк. Шулай ук бу инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм торак төзелешен үстерүгә уңай йогынты ясаячак. Шул исәптән коммуникацияләр белән 134 меңнән артык кеше өчен 3,7 млн.кв. м. торак тәэмин ителәчәк.

 

Лаеш районында һәм Зур Зеленодольскта СКК акчасына Казан-Зеленодольск трассасына якын территориядә су белән тәэмин итү системасы төзелә. Хәзерге вакытта эшләр 30% ка башкарылган. Шулай ук Казанның «Салават Күпере» торак районы өчен канализация системасын, аерым алганда биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу проектлар буенча эшләрне 2024 елның ноябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International