Татарстан Рәисе Иннополиста «Ю кварталы»ның беренче йортларын карады

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Квартал Ю» торак комплексының беренче йортларында булды.

 

Торак комплексы П-образлы йорт һәм ике урбан-вилладан тора. Барлыгы 275 фатир заманча материаллар һәм уйланылган планлаштырулардан тора.  Комплекс территориясенең яшелләндерү мәйданы 80% тәшкил итә, балалар һәм спорт мәйданчыклары, урам ял итү зоналары каралган. Шәһәр киңәйгән саен барлык кирәкле инфраструктура тагын да якынрак булачак «Ю кварталы» эчендә мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләчәк.

 

Рөстәм Миңнеханов фатирларны, җир асты парковкасын карады һәм тирә-якны төзекләндерүне бәяләде.

 

Исегезгә төшерәбез, торак микрорайон төзелеше 2021 елда башланган иде. «Ю Кварталы» торак комплексы проекты гомуми мәйданы 406 мең кв. м булган 11 төзү чиратын үз эченә ала. Бүгенге көндә беренче чират төзелеше тәмамланган. Хәзерге вакытта фатирларны алдан кабул итү һәм ачкычларны тапшыруга әзерлек бара.

 

Татарстан  Рәисен Иннополисның үсеше өчен җаваплы ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International