Күп фатирлы йортларны кыска вакытлы капиталь ремонтлау планы кысаларында (2023-2025 елларга) 2024 елда Татарстанда гомуми мәйданы 4,8 млн кв.метр булган 766 бинаны ремонтлау планлаштырыла. Финанслау күләме якынча 8,5 млрд сум тәшкил итә, дип сөйләде «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
“Быелгы программа үзенчәлекле, чөнки ул бездә финанслау суммасы буенча шактый зур, алгарышлы сикереш алды. Әгәр элек 7 млрд булган булса, быел 8,5 млрд планлаштырылган. Бу фондның халык белән бергә дөрес исәпләү, туплау, акчаны экономияләү өлешендә эшләве белән бәйле. Әлбәттә, минималь түләү күләмен яңадан карау да акча туплау ягыннан билгеле бер запаслар бирә. Менә болар барысы бергә быел сумманы арттырырга мөмкинлек бирде”, - дип аңлатты спикер.
Хәзерге вакытта 745 йорт буенча подрядчы билгеләнгән, 600гә якын бинада эшләр бара. Өч йортны капиталь ремонтлау язмышы әлегә билгеләнмәгән, чөнки аларда махсус исәп-хисап системасы эшли, ә торакчылар әлегә элемтәгә чыкмаган.
2008 елда башланган күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның төбәк программасын гамәлгә ашыру башланганнан бирле Татарстанда 53 млн кв.метр мәйданлы 11,9 меңгә якын бина ремонтланган. Аның финанслау күләме 15 ел эчендә 89 млрд сумнан артып китә.