Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
7 июньгә гомуми план 70% ка үтәлгән-2 млн 187 мең кв. м. торак тапшырылган:
- коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 29% ы тапшырылган: бу 432 мең кв. метр мәйданлы 76 күп фатирлы йорт.
- социаль ипотека ягыннан еллык план 65% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 25е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 105 мең кв. м.
- шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 650 мең кв.метр мәйданлы 12 мең 228 йорт тапшырылган.