Марат Айзатуллин социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар, җәмәгать урыннары төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның кайбер категорияләрен торак белән тәэмин итә торган федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча планлы эш дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә эшләрнең агымдагы торышы турында сөйләде.

Мәсәлән, 11 мәктәп һәм янкорма төзелеше буенча гомуми башкарылган эш 63,5% тәшкил итә. 10 балалар бакчасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 45,5% ка тәмам.

Сәламәтлек саклау тармагы юнәлешендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча эшләр 59% тәшкил итә. Башка медицина учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 48% ка җиткән.

Спорт тармагында 4 футбол манежы буенча башкарылган эш 16% тәшкил итә, универсаль мәйданчыклар буенча 16,5%.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы, Апаста футбол кырының административ бинасын кору дәвам итә. Эшләрнең 20% башкарылган.

«Яшьләр сәясәте» тармагында республика программасы кысаларында балалар лагерьлары төзү буенча эшләр күләме 30% ка үтәлгән һәм шәһәр тибындагы Балык Бистәсендә  яшьләр үзәген төзү буенча эшләр күләме 22% ка тәмам.

«Мәдәният» тармагы объектлары буенча эш башкару 35,5% тәшкил итте.

Җәмәгать урыннарны төзекләндерү буенча 64 объектның 57сендә эшләр алып барыла. Программаның гомуми үтәлеше 22% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International