Республикада торак төзелешенең гомуми планы 70% ка үтәлгән

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

22 июньгә торак төзелешенең гомуми планы 70% ка үтәлгән, 2 млн 196 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәиснең барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 29% ы тапшырылган - бу 433 мең кв. метр мәйданлы 76 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека ягыннан еллык план 70% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 27се тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 112,4 мең кв. м.

Хосусый торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә 1 млн 650 мең кв.метр мәйданлы 12 мең 228 йорт тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International