Казанда төзелеш тармагын цифрлаштыруны үстерү турында фикер алышачаклар

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 елның 10 июлендә Казанда «Девелопмент өлкәсендә инновацияләрне һәм цифрлаштыруны үстерүдәге киртәләр һәм мөмкинлекләр» темасына төзелеш материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында сессия узачак.

«Казан Экспо» МВЦда катнашучылар программа тәэминатын импортны алмаштыру, электрон документлар әйләнеше, процессларны автоматлаштыру, төзелештә инновацион технологияләрне кертү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Татарстан 2024 ел башында төзелеш күләме буенча төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Россиядә беренче кварталда 25,4 млн кв. м төзелгән, бу 2023 елның шул ук чорына караганда 20% ка күбрәк. Мәгълүматлар күрсәткәнчә, төзелеш темплары елдан-ел арта бара, шул ук чорда (2024 елның 1 кварталы) илдә яңа проектлар 15,5 млн кв.м (+14% елына) эшли башлады.

Шуңа бәйле рәвештә дәүләт BIM платформасы аналогын эшләү инициативасы белән чыга, шулай ук девелопер секторын цифрлаштыру максатыннан берничә реформа үткәрә.

Шулай ук чарада төзелеш тармагын цифрлаштыруны үстерү, инновацион мөмкинлекләр һәм алдагы елларда девелопмент базарын анализлау темасы киң яктыртылачак.

Чара Казан шәһәре, Күргәзмә урамы, 1нче йорт, «Казан Экспо» МВЦ, 3нче павильон, 13: 00-14:30 сәгатьләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International