3 меңнән артык кеше спорт объектларын БРИКС уеннарына әзерләүдә катнашкан

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2024 елда Казанда «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын уздыруга әзерлек кысаларында 12 спорт объектына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Төзелеш комплексында 3 меңнән артык кеше 12 спорт объектын әзерләүдә катнашкан, аларда спорт чаралары үткәрелгән.

Объектларны әзерләү һәм ремонтлау процессы бик кыска вакыт эчендә оештырылган һәм тәүлек әйләнәсе алып барылган. Барлык объектлар да вакытында тапшырылган.

БРИКС уеннарына әзерлек кысаларында ремонт эшләре түбәндәге спорт объектларында үткәрелгән:

- МАУ спорт-сәламәтләндерү комплексы Үзәк стадион;

- «Су спорт төрләре сарае»УСК;

- «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексы

ФГБОУВО «ПГУФКСиТ» «Гимнастика үзәге»;

УСК «Ябык йөзү бассейны «Буревестник» һ.б;

«Төзүчеләр эше ягыннан подряд оешмаларының барлык командалары да нәтиҗәле эшләде», - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Ул җиһазлар һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләрнең оперативлыгын билгеләп үтте. Чөнки кыска вакыт эчендә җиһазлар һәм материаллар китерү вакытын күчерергә туры килде.  «ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бу мәсьәләләр белән шәхсән үзе шөгыльләнде, оператив карарлар кабул ителде», - дип өстәде ул.

«БРИКС өлешендә эшләр дәвам итә. Кунакханә номерларын, массакүләм чаралар объектларын һәм тулаем башкаланы масштаблы әзерләү бара», - дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры Максим Денисов, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International