Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 51 процентка үтәлгән

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгәашыру кысаларында 40 муниципаль берәмлек буенча 624 торак объектта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 51%, сезонлы эш төрләрен башкару 47% тәшкил итә. Агымдагы 2 атнаэчендә 16 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Үз чыгышында министр 14 муниципаль берәмлек буенча 43 күп фатирлы йортта сезонлы эшләр оештырылмавына игътибар итте. Бу Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзән. Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Яңа Чишмә, Сарман һәм Чистай районнары.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда программага гомуми мәйданы 4 млн 800 мең кв.м булган 766 күпфатирлы йорт кертелгән. 246 лифтны алыштыру каралган. Программаны финанслау күләме 8,4 млрд сумт әшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International