Татарстан Рәисе Кукмара районында капиталь ремонт ясалган «Сосенка» балалар лагеренда булды

2024 елның 5 июле, җомга

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында капиталь ремонт ясалган «Сосенка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.

Республика программасы буенча капиталь ремонт 2023 ел башында башланды. Төзекләндерү вакытында иске биналар сүтелә. Алар урынында 4 йокы корпусы төзелгән. Аларда суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән, душ бүлмәләре җиһазландырылган. Шулай ук яңа медпункт төзелгән. Лагерьны реконструкцияләү кысаларында спорт инфраструктурасы тулысынча яңартылган һәм территория төзекләндерелгән.

Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карады, йокы корпусында һәм спорт мәйданчыгында булды, шулай ук сменада катнашучылар белән сөйләште, алар арасында мәктәп олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International