Татарстанда 2,4 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасында бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру буенча гомуми план 77% ка үтәлгән - 2 млн 420 мең кв.метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Әйтик, планлаштырылган күләмнең 32 проценты коммерцияле төзелеш линиясе буенча тапшырылган - бу 477 мең кв. метр мәйданлы 81 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека буенча еллык план 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 118 мең кв. м.

Хосусый торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә 1 млн 831 мең кв.метр мәйданлы 13,5 мең йорт тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International