Төзелеш министрлыгында яңа хезмәткәрләр дәүләт хезмәткәре таныклыгы алдылар

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш Министрлыгының территорияләрне үстерү департаментының яңа хезмәткәрләре дәүләт хезмәткәрләре таныклыгы алдылар. Аларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.

“Безнең төп максат – ышанычлы һәм тотрыклы төзелеш проектларына ярдәм итү, шулай ук республикабызда яшәүчеләргә дәүләт хезмәтләрен сыйфатлы күрсәтүне тәэмин итү”, - дип билгеләп үтте министр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында территорияләрне үстерүнең яңа департаменты эшли башлады.

Структурага үзгәрешләр 2023 елның 23 декабрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 131-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы кабул ителүгә бәйле рәвештә кертелде.

Шулай итеп, агымдагы елдан Татарстан Төзелеш министрлыгы җирле үзидарә органнарыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә тапшырылган 12 вәкаләтне гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International