Бүген “Алабуга” ППТ МИЗда узган киңәшмәдә, “Алабуга” махсус икътисади зона инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.
Хәзерге вакытта генераль подрядчы “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, “Алабуга” МИЗның икенче чиратындагы төзелешнең инфраструктура объектларында төзү-монтаж эшләре эшләнелә: Ш-9, шулай ук М-7 автоюлы участоклары буйларында яңгыр канализацияләре һәм суүткәргеч челтәрләрен төзү эшләре тәмамланып килә һәм тиздән файдалануга тапшырылачак. “Синергия” автокомпонентлар паркы төзелешендә түбә ябу, җитештерү корпусы һәм АБКнең сэндвич-панельләрен монтажлау, тәрәзә һәм витражларны монтажлау, инженер челтәрләрен урнаштыру эшләре эшләнелә. “Субподрядчы оешма “Гидроэлектромонтаж” ҖЧҖ тарафыннан, РП-1.2 һәм ГПП-3 эре энергетика объектларында җиһазлар монтажлана. Субподрядчы оешмалар “ДСК КМК-2” ҖЧҖ һәм “Газоблокстрой” ҖЧҖ тарафыннан, коттедж бистәсенең торак йортларын, шулай ук “Алабуга” МИЗ белгечләре өчен 64 фатирлы өч катлы торак йортны монтажлау эшләре бара. “Камгэсгражданстрой” ҖЧҖ “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүгә махсуслашкан мәктәп” объектында монолит эшләр башкара. “Алабуга” МИЗ объектларында, төрле төрдәге эшләр башкару өчен, Генераль подрядчы тарафыннан, 25 субподрядчы оешма җәлеп ителгән, эшлечләрнең гомуми саны 558. Агымдагы елның башыннан 2,8 млрд. сум үзләштерелгән.
Генераль подрядчы “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, Ш-9 автоюлына асфальт җәю һәм аны вертикаль планлаштыру эшләре тәмамланган, Заказ бирүчегә тапшыру буенча эшләр бара. Агымдагы ел башыннан 373,4 млн. сум үзләштерелгән. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, подрядчыларга, ТМЭ җитештерүнең килешенгән графигыннан артта калуга юл куймаска кушылды һәм 2013 елда тапшырылырга тиешле һәм 2014 елга күчереләсе объектларны вакытында төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыруны тәэмин итү өчен эш темпын тизләтү тәкъдим ителде. Шулай ук, подрядчы оешмалар тарафыннан, төзү-монтаж эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, табигатьне саклау турындагы законнар җыелмасында булган таләпләрне саклауга багышланган сораулар тикшерелде.