«СТРОЙКА (ТӨЗЕЛЕШ)» төзелеш материаллары күргәзмәсенә Россиянең 14 төбәгеннән вәкилләр киләчәк

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстанның җиде шәһәреннән катнашучылар үз товарларын «СТРОЙКА» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

10-12 июльдә Казанда «Казаньэкспо» үзәгенең 3 нче павильонында «Стройка» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсе узачак.

Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Министр урынбасары Татарстанның төзелеш комплексы да «СТРОЙКА» күргәзмәсендә актив катнашачагына игътибар итте. Үз товарларын Татарстан Республикасының 7 шәһәреннән катнашучылар тәкъдим итәчәк.

«СТРОЙКА»(ТӨЗЕЛЕШ)» күргәзмәсе-нәтиҗәле эшлекле мәйданчык, анда катнашучылар төзелеш комплексының алдынгы җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең продуктлары һәм карарлары белән таныша. Кыска вакыт эчендә компанияләр үз продукциясен стендларда күп санлы бизнес-кунакларга күрсәтәчәк, булган эшлекле элемтәләрне ныгытачаклар, яңа клиентлар таба алачаклар, сатуларны арттырачаклар һәм сату географиясен киңәйтәчәкләр.

 

«СТРОЙКА» күргәзмәсе кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

«Күпфатирлы төзелеш: яңа сынаулар һәм перспективалар» Идел буе федераль округы төзүчеләре конференциясе

 «Төзелештә инновацион технологияләр»  панель сессиясе

ТР муниципалитетларыннан шәһәр төзелеше вәкаләтләрен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшыру турында панель дискуссия

«ТРда мегапроектлар» панель сессиясе

Күргәзмәдә катнашучылар һәм Татарстан Республикасы төзелеш комплексы предприятиеләре арасында бизнес-очрашулар һ. б.

Сылтама буенча тулырак мәгълүмат https://vk.com/volgastroyexpo_kazan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International