Бүген Казанда беренче тапкыр «СТРОЙКА» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсе ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Ачылышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Каракалпакстан Республикасы Рәисе Аманбай Орынбаев һәм чакырылган кунаклар катнашты.
«Татарстан - Идел буе nөзелеш башкаласы, ә Россия буенча без төзелә торган объектлар күләме буенча лидерлар өчлегенә керәбез. Бу бик зур мөмкинлекләр. Ләкин моның белән бергә базар проблемалары да бар. Сораулар күп – рөхсәт документларын бирү, кагыйдәләр җыентыгы, кайдадыр искергән нормативлар, цифрлаштыру, муниципалитетлардан вәкаләтләрне тапшыру һәм башка күп нәрсәләр. Бу чакыруларны лаеклы кабул итәр өчен, әйдәгез, технологик яктан авангардта булырга кирәк», - диде ачылышта Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Сәламләү сүзләреннән соң хөрмәтле кунаклар төзелешкә турыдан-туры кереште, кирпечләр сала башладылар. Импровизацияләнгән төзелештә Үзбәкстан кунаклары да катнашты. Аннары барысы да үз теләкләрен төзелеш блокларының берсендә калдырды.
Шулай ук кунаклар күргәзмә экспозициясе белән танышты. Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстанның җиде шәһәреннән 60тан артык катнашучы биредә үз товарларын тәкъдим итте.