ТР Төзелеш министрлыгында 2024/2025 җылыту чорына әзерлек буенча штаб узды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2024-2025 еллар җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

 

Киңәшмәдә ТР муниципаль районнары (видеоконференцэлемтә режимында), министрлыклар, ведомстволар һәм тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Штаб көн тәртибе кысаларында Татарстан Республикасының 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе каралды. «Торак фонды мониторингы» системасына муниципаль районнар тарафыннан кертелгән мәгълүматларны мониторинглау буенча  ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Әмир Мөхәммәдиев хисап тотты.

Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1544 котельный әзерләнгән, бу 48,3% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барлыгы 1634 объект әзерләнгән, бу – 53,4 %. Мәдәният учреждениеләренең әзерлеге 58,3% тәшкил итә.

Бүгенге көндә 1071 объект яки сәламәтлек саклау объектларының 56,9 проценты булачак җылыту сезонына әзер.

Йорт эчендәге үзәк җылыту системаларын юып һәм пресслау 49,3% ка башкарылган.

Алда торган җылыту чорына әзерлек эшләре барышы турында Әлмәт, Алабуга, Чистай һәм Буа муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте. Шулай ук сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге турындагы докладны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков укыды.

Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, башлыкның беренче урынбасары Алексей Фролов җылыту чорына әзерлек һәм «Торак фонды мониторингы» системасына мәгълүмат кертү эшен көчәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International