Социаль-мәдәни объектлар төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, «Торак» федераль программасы - 28%, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 45% ка үтәлгән.
Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп һәм янкорманың әзерлеге бүгенгә 83% тәшкил итә. 10 балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 62% ка ябылган.
Сәламәтлек саклау тармагында фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 72% ка, башка медицина учреждениеләрен төзү эшләре 51% ка бәяләнә.
Спорт тармагында 4 футбол манежы төзелеше буенча башкарылган эшләр 28%, универсаль спорт мәйданчыклары – 32% тәшкил итә. Узган ике атнада Саба районында ике объектта эшләр төгәлләнде.
Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм Апас шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасы төзелеше «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 36% ка бәяләнә.
Яшьләр сәясәте тармагында балалар лагерьларын төзү буенча республика программасы 35% ка үтәлгән. Балык Бистәсе бистәсендәге яшьләр үзәгенең әзерлеге 30% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагы объектлары буенча үтәлеш 48%.
«Экология» тармагында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 84% ка эшләр башкарылган; ләм кырларын рекультивацияләү буенча - 68% ка; Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычраклар бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82% ка эшләр башкарылган.
Бүген Татарстанда бер республика һәм ике федераль программа кысаларында 64 җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 36% тәшкил итә.