Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы 65 % ка үтәлгән

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 65% ка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Инженерлык челтәрләренең торышы проблемасы бөтен ил буенча кискен һәм Россия Президенты тарафыннан узган елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү программасына старт бирелде. Программаның төп максаты - аварияләрне киметү, инженерлык челтәрләрен яңарту, шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту», - дип сөйләде Марат Айзатуллин.

Министр хәбәр иткәнчә, программа 2 елга расланган һәм 4,7 млрд сумлык 67 чараны гамәлгә ашыруны күздә тота. Эшләрнең заказчысы булып Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе, шулай ук «Татэнерго» АҖ, «Казэнерго» АҖ һәм «Водоканал» МУП тора.

Программаны гамәлгә ашыруда 10 муниципаль берәмлек катнаша. Болар -Әгерҗе, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Сарман, Чистай районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре.

Барлыгы 2 ел эчендә гомуми озынлыгы 124,7 км булган инженерлык челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла, шулардан 63 км диярлек - җылылык белән тәэмин итү челтәрләре, 42,6 км – суүткәргечләр һәм 19,2 км - канализация челтәрләре.

“Узган ел 19 объектта эшләр башкарылган, 37 км нан артык инженерлык челтәре ремонтланган. Агымдагы елның лимиты 2 млрд 811 млн. сум тәшкил итә. Барлыгы 48 объектта 87,3 км челтәрне реконструкцияләү планлаштырыла. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 65% тәшкил итә”, - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Брифингта шулай ук «Татэнерго» АҖ генераль директорының Стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, «Водоканал» МУП генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International