Татарстанда капиталь ремонт буенча төп эшләр тәмамланган

2013 елның 12 октябре, шимбә

2013 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларны һәм мәктәпләрне капиталь  ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланган, ләкин кайбер объекларның эчке ягында эшләр бар әле, шулай ук документларны рәмиләштерү эшләре дә дәвам итә. Әлеге мәгълүматлар бүген, ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әйтелде, әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, үз докладында, Татарстандагы масштаблы төзелеш программаларының берничәсенә тукталды. Шулай итеп, 10 октябрь торышына, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,679 млрд. сум, әлеге сан еллык лимитның 99,4% тәшкил итә. 30 муниципаль оешмада капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган. 817 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Шуларның 576сы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән, 241 йорт кабул итү өчен тәкъдим ителгән.

Киләсе ел программасы турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин, берничә муниципалитетка, күп фатирлы торак йортларны кадастр хисабына кертергә кушты – 2014 ел капиталь ремонт программасында катнашуга районнар өчен мәҗбүри шарт ул. Кирәкле докуметларның җитмәве аркасында финанслау һәм авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасы тукталырга мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәртеп үткәнчә, әлеге күренеш республика хакимиятенеке түгел, ә ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче федераль Фонд таләпләре. “Шуңа күрә кирәк булган барлык документарны тапшыруыгызны үтенәм”, - дип, ТР Президенты, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ирек Фәйзуллин мәгълүматлары буенча, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча, 2013 ел программасына кертелгән 160 гомуми белем бирү һәм 7 коррекция мәктәбенең барысында да төп эшләр тәмамланган. 35 гомуми белем бирү һәм 2 коррекцион мәктәптә, уку процессына зыян китермичә, капиталь ремонт эшләре бара. Шул ук вакытта, ТР Төзелеш Министрлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне ремонтау нәтиҗәләре турындагы хисапларны тапшыру күренеше канәгатьләнерлек түгел. Ремонтанган мәктәпләрнең 30 процентында гына кирәкле документлар рәсмиләштерелгән. “ Әгәр дә документация тапшырылмаган икән, киләсе ел программасына кертмәгез. Акчаларны башка районнарга да бирергә мөмкин”, - дип Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга мөрәҗәгать итте. И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта киләсе елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы килешү процессында. 160 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шуларның 152се – муниципаль, 8е – махсус коррекцион мәктәп. Республика программмаларының башкалары да, шулай ук, я килешү, я чыгу баскычында тора.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International