Татарстанда агымдагы елда гомуми суммасы 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Алар арасында 62 объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы аша уза, икесе – кече шәһәрләр өчен Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов хәбәр итте.
«Без гражданнарны 2015 елда республиканы төзекләндерү процессына актив җәлеп итә башладык. Ул вакытта паркларны һәм скверларны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Аның буенча фикер алышуда халык катнашты. Ул хәзер дә җәмәгать урыннарын сайлауда да, проектлау һәм гамәлгә ашыру этапларында да актив катнаша. 2015 елдан 2023 елга кадәр 21 млрд сумлык 298 җәмәгать урыннары төзекләндерелде. Быелга килгәндә, планнарда 64 урын», - дип сөйләде министр урынбасары.
Ул ассызыклаганча, паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының нигезенә салынды.