ТР Төзелеш министрлыгында җылыту чорына әзерлек буенча штабның чираттагы утырышы булды

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген торак фондын, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын 2024-2025 елларга җылыту чорына әзерләү буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов уздырды.

Штаб эше муниципаль районнар тарафыннан «торак фонды мониторингы» системасына кертелгән белешмәләрне мониторинглаудан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 2 209 котельный әзерләнгән, бу 69% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барысы 75% әзер. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең әзерлеге 77% тәшкил итә.

Торак фондын җылыту чорына әзерләү буенча 8 мең 118 күпфатирлы йортта үзәкләштерелгән җылыту системалары юылган һәм прессланган. Бу - гомуми санның 65% ы.

Йорт эчендәге системаларның вентиляция каналлары 13 мең 862 күпфатирлы йортта тикшерелгән, бу 77% тәшкил итә. Әзерлек паспортлары 8 мең 533 КФЙга рәсмиләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International