Татарстанда Әгерҗедә яшәүче 4 меңнән артык кешене тотрыклы җылылык белән тәэмин иткәннәр

2024 елның 26 июле, җомга

Татарстанда территорияләрне үстерү фонды финанс ярдәме белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү дәвам итә. Әгерҗе шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү челтәренең өч участогын реконструкцияләү төгәлләнде. Бу 4 меңнән артык кешегә коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак.

Ометов, Чайковский һәм Чапаев урамнары буйлап яңартылган участокларның гомуми озынлыгы 18 км тәшкил итә.

Ике еллык программа нәтиҗәсендә шәһәрдә челтәрләрнең иң проблемалы участоклары 27 км озынлыкта алыштырылачак.

Калган участокларда эшләр әле дәвам итә. Әгерҗенең яңартылган җылылык белән тәэмин итү системасы инде булачак җылыту сезонында ук эшли башлаячак, дип планлаштырыла.

Гомумән алганда, 2023-2024 елларда Татарстан Республикасында 10 муниципалитетта 124,7 км инженерлык челтәрен модернизацияләү каралган. Нәтиҗәдә, 1 миллионнан артык кешене сыйфатлы торак-коммуналь хуҗалык белән тәэмин итәчәкләр.

Бүгенге көнгә 57,3 км челтәр төзелгән һәм реконструкцияләнгән, шул исәптән 19,3 км – су агызу, 32,4 км – җылылык белән тәэмин итү һәм 5,6 км – су белән тәэмин итү. Агымдагы ел ахырына кадәр төбәктә тагын 67 км челтәрне яңарту төгәлләнергә тиеш.

Әйтергә кирәк, Әгерҗедә җылылык белән тәэмин итүнең бөтен өлкәсен модернизацияләү буенча комплекслы эшләр башкарыла. Шул исәптән җирле ресурслар белән тәэмин итүче оешма 6 котельныйны ремонтлаган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International