Татарстанның яшел Үзән районы Осиново бистәсендә “Радость” дип аталганяңа балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Президенты, Яшел Үзән мунципаль район башлыгы Александр Тыгин, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин һәм башка рәсми кешеләр белән бергә, балалар бакчасы бинасын карадылар.
Монда балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Учреждение бинасында түбәндәгеләр бар: йокы бүлмәләре булган 14 төркем бүлмәсе, спорт һәм музыка заллары, татар теле кабинеты, 2 логопед кабинеты, изостудиф, психолог кабинеты, уңайлыклары булган спорт мәйданы, ике изоляторы булган медицина блогы, азык-төлек блогы, кием юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны, әйберләр саклау бүлмәсе. Әлеге бакча ТР Президенты ярдәме белән төзелгән.
“Радость” балалар бакчасы мөдире Наилә Андреянова журналистларга хәбәр иткәнчә, авыл халкы күптән көткән әлеге бакчада, мәктәпкәчә белемнең төп гомуми белем бирү программасын тормышка ашыру өчен оптималь шартлар тудырылган. 12 төркем гомуми үсеш алучылар өчен һәм 2се логопед ( сөйләм теле бозылган балалар өчен) төркеме булачак.
“Балаларның физик һәм психик саләмәтлеген саклау һәм ныгыту приоритет булып тора”, - дип, мөдир, белем бирү процессының максатлары турында сөйләде.
Яңа балалар бакчасы 260 бала өчен исәпләнелгән. Н. Андреянова сүзләренә караганда, бүгенге көндә учреждениедә буш урыннар юк – бакчабыз бик тиз тулды.
Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм авыл халкын Рөстәм Миңнеханов, әлеге зур вакыйга белән котлады. “Бу микрорайонга балалар бакчасы бик кирәк иде”, - диде республика башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм күпләр өчен күптән көтелгән вакыйга. Әлеге учреждениене берничә ел элек төзи башладылар, бераз вакыттан соң проектны тормышка ашыру туктатылды. “ Шул вакытта аны төзеп бетерү карары кабул ителде. Мондагы эшләрнең җарысы да чын күңелдән, ярату белән эшләнде”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
“Бу безнең балаларыбыз өчен йорт. Монда балалар үзләрен комфортлы хис итәрләр дип ышанам”, - диде ул. Р.Миңнеханов фикеренчә, республикага мондый балалар бакчасы күп кирәк. Ул хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә Татарстандагы балалар бакчасында тагын 30 мең яңа урын барлыкка киләчәк. “Балалар бакчасы – балалар вакыт уздыра торган урын гына түгел, - дидп билгеләде Президент. – Монда балалар киләчәктә ( мәктәптә, институтта, тормышта) кирәк булачак күнекмәләр өйрәнәләр. Шуңа күрә учреждениенең “эчке эчтәлеге” һәм балалар белән эшләүче белгечләр бик мөһим, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов “Радость” балалар бакчасын төзүдә катнашканнарның барысына дә рәхмәт сүзләре җиткерде. Яңа балалар бакчасына бүләк буларак, проекцион җиһаз алу өчен сертификат тапшырды.
Мәгълүмат өчен. Яшел Үзән муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыра торган 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм 5 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы функцияләшә. Аларга 2 айдан 7 яшькә кадәрге 7 мең 577 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирүнең колачы 63 процентны тәшкил итә.