Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә 635 йортта капиталь ремонт дәвам итә

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы актив фазада тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 39 муниципаль берәмлектә 635 йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 70% ка үтәлгән, сезонлы эш төрләре – 66%.

Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган 13 муниципалитеттагы 27 объектны да кертеп, 110 йорт төзелеп беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International