Марат Айзатуллин БИТИ (ГИСУ) коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

«ТР Главинвестстрой» ДКУның яңа директоры Илнар Хафизов булды, ул элегрәк «Татлизинг» ДУП җитәкләгән иде.

Тиешле боерыкка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кул куйды.

Яңа җитәкчене тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы коллективның бердәм һәм уңышлы эшен дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Ел саен дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 4 меңгә якын объект гамәлгә ашырыла. Төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика, федераль һәм инвестицион программаларны үтәү - БИТИ алдында торган мөһим бурычларның берсе», - диде ул.

Илнар Хафизов Татарстан җитәкчелегенә һәм ТР Төзелеш министрлыгына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

Белешмә өчен:

Илнар Фәнил улы Хафизов 1984 елның 14 июлендә ТАССРның Кукмара районы Әсән-илгә авылында туа. 2006 елда В.И. Ульянов-Ленин Казан дәүләт университетын тәмамлый.  2015 елда - Казан (Идел буе) федераль университеты (менеджмент белгечлеге буенча).

2008 елның августыннан 2011 елның апреленә кадәр – Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы;

2011 елның апреленнән 2011 елның ноябренә кадәр - Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

2011 елның ноябреннән 2015 елның октябренә кадәр - ТР Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;

2015 елның октябреннән 2020 елның ноябренә кадәр - Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;

2020 елның ноябреннән 2024 елның июленә кадәр - «Татлизинг»ТР ДУП генераль директоры;

2024 елның июленнән – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры.

Дәүләт бүләкләре:

РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2013);

ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2023).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International