Республикада төзелә торган мәктәпләрнең әзерлеге 90 проценттан узды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль әһәмиятле объектлар төзелеше буенча мәгълүмат җиткерде.

«Мәгариф» өлкәсендәге объектлар буенча 11 мәктәп һәм янкорманың әзерлеге бүгенге көнгә 91% тәшкил итә. 10 балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 70% ка ябылган.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше буенча башкарылган эшләр 76% ка һәм башка медицина учреждениеләре буенча 51% ка бәяләнә.

Балалар лагерьларын төзү буенча республика программасы 40% ка үтәлгән. Соңгы 2 атнада Ютазы районында объект буенча эшләр төгәлләнгән. Балык Бистәсендәге  «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торганы яшьләр үзәгенең төзелеше - 32%.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International