Республиканың инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Республика программалары өлешендә халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча башкарылган эш 56% ка җитте. Бүгенге көндә эшләр 30 районда 43 объектта алып барыла. Узган ике атнада республиканың 6 муниципалитетында 6 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 35%  үтәлгән. Бюджет учреждениеләрендә газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасы буенча эшләрнең барышы 88% ка бәяләнә. Узган ике атнада 17 районда 18 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 56% ы газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча ябылган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 68% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 36 объектта эшли.  12 объект төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International