Марат Айзатуллин Биектау районында булачак укучыларга портфельләр тапшырды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.  

ТР Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин һәм башка кунаклар белән бергә булачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды. 

Яңа уку елында Биектау районында парта артына меңнән артык бала утырачак. Быел акция кысаларында муниципаль районда яшәүче 270 беренче сыйныф укучысы үз портфельләрен алачак.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда республикада 185 мәгариф объектына капиталь ремонт ясала. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, ресурс үзәкләре һәм тулай тораклар. Шулай ук мәктәп ашханәләрен ремонтлау буенча зур программа дәвам итә.

Моннан тыш, 1 сентябрьгә 9 яңа мәктәп һәм бер өстәмә уку корпусы төзеләчәк. Шуларның 2се-Биектау авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Биектау районында 192 урынга исәпләнгән Чернышевка авылында мәктәп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International