Быел Татарстанда ТР Төзелеш министрлыгы катнашында 44 республика программасы, 6 илкүләм проект, 3 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар гамәлгә ашырыла, аларда 107 млрд сумнан артык суммага 3,5 мең объект керә.
Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин журналистларга күчмә матбугат конференциясендә сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, иң югары өстенлек мәгариф объектларында – агымдагы елда республикада 8 яңа мәктәп һәм 9 835 укучыга исәпләнгән 3 өстәмә уку корпусы, 2 200 урынга исәпләнгән 10 яңа балалар бакчасы төзелә.
Моннан тыш, 234 объект ремонтланачак, алар арасында 78 мәктәп, 32 балалар бакчасы, гомуми белем бирү мәктәпләрендәге 94 азык-төлек блогы, 18 тулай торак бинасы, 8 ресурс үзәге һәм 4 югары уку йорты бинасы. 9 млрд сумнан артык акча тотылачак.