Марат Айзатуллин журналистларга республика төзелеш комплексы үсеше турында сөйләде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин төзүчеләр көне алдыннан журналистларга төзелеш комплексы эшенең төп юнәлешләре һәм 2024 ел объектлары турында сөйләде. Очрашу ТР Пространстволы планлаштыру институты бинасында узды.

Марат Айзатуллин очрашуны төп күрсәткечләрдән башлады. Әйтик, 2024 елның алты аенда Татарстанның төзелеш тармагы әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25% ка арткан һәм 316 млрд сумга җиткән. Министр сүзләренә караганда, төзелеш комплексы өлешенә республиканың тулай төбәк продуктының 7% туры килә. 2023 елны тармак 708 млрд сумлык рекордлы әйләнеш күрсәткече белән тәмамлады, бу елга фаразланган сан — 791 миллиард.

7 августка республикада 2 млн 535 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүматлар буенча Татарстан Россиядә өченче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.

«Күпчелек өлеше - хосусый торак төзелеше, күп фатирлы йортлар буенча да графикта барабыз. Безнең график бар, төзүчеләр белән дә эшләнгән. Шуңа күрә ел ахырына без планнарны һичшиксез үтәячәкбез», - диде министр.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелгән төп объектларны да атады, аларны быел Казанда ачу көтелә. Бу - Кабан күле буендагы Камал театрының яңа бинасы һәм Казансу яр буендагы Балалар паркы.

«Парк иң яхшы балалар паркы булачак. Аны 30 августта ачачакбыз. Ике объект буенча да эшләр алып барыла», - дип сөйләде ул.

Төзүчеләр өчен катлаулы һава шартларына һәм яңгырларга карамастан, Марат Айзатуллин барлык объектларның да вакытында тәмамланачагына ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International