Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Мәгариф өлкәсендәге программалар буенча 185 объектта ремонт эшләре алып барыла. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 91% ка башкарылган. Бу атнада 6 объектта эшләр тәмамланган: Саба, Биектау, Бөгелмә, Апас, Кукмара районнарында һәм Әлмәт шәһәрендә. Мәктәпләр һәм мәгариф үзәкләрен ремонтлауда планлаштырылган эшләрнең 84% ы тәмам. Агымдагы атнада Түбән Кама, Ютазы районнарында һәм Казанда 4 объект төзелеп беткән. Шул ук күләмдә 94 азык-төлек блогында ремонт эшләре башкарылган. Соңгы ике атнада 8 объектта эшләр төгәлләнде.
Подрядчылар тарафыннан 4 ресурс үзәгендә 92% башкарылган. Бу атнада Нурлат аграр техникумын ремонтлау төгәлләнде.
15 студентлар тулай торагында төзелеш-монтаж эшләре 89% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанда бер объект подрядчылар тарафыннан төзелеп беткән.
Сәламәтлек саклау тармагы буенча агымдагы елда капиталь ремонт программаларына 138 медицина объекты кертелгән. 82 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау программасы тәмамлануга якынлаша - монда төзелеш-монтаж эшләре 96% ка тәмамланган. Шулардан 68 объект тапшырылган.
25 поликлиниканы ремонтлау программасы әзерлекнең югары стадиясендә - эшләрнең гомуми үтәлеше 89% тәшкил итә. 13 төзелеп беткән объектның 5ен подрядчылар узган 2 атнада тапшырган - Казанда, Әлки, Түбән Кама районнарында берәр объект һәм Лаеш районында ике объект. 31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 71% ка якын.
«Мәдәният» тармагында 24 объект ремонтлана. 5 балалар сәнгать мәктәбе буенча эшләр 88% ка үтәлгән. Бу атнада подрядчылар Биектау районындагы объектта эшләрне төгәлләделәр. 19 тармак учреждениесе буенча төзелеш-монтаж эшләре 73 % ка җиткән.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 28 объект билгеләнгән. 7 яшьләр үзәге буенча ремонт 35% ка башкарылган, 9 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча - 46%, 6 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча - 65%. Узган 2 атнада Биектау районындагы яшүсмерләр клубында эшләр төгәлләнде. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау буенча гомуми күләмнең 33% ы башкарылган.
«Экология» өлкәсендәге 21 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 82% ка җиткән. 9 төзелеп беткән объектның 3сен подрядчы узган 2 атнада Менделеевск, Буа шәһәрләрендә һәм Алабуга районында тапшырган.