Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның Төзүчеләр көне уңаеннан котлавы

2024 елның 10 августы, шимбә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары!

Ел саен җәй һәм төзелеш сезонының иң кызган вакытында без дөньяда иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — төзүче һөнәрен зурлыйбыз.

Төзелеш тармагы икътисадның әйдәп баручы секторларының берсе. Элек тә шулай булган, бүген дә шулай. Илебез һәм республика җитәкчелеге куйган бурычлар кыюрак һәм амбициозрак булган саен, без гамәлгә ашыра торган проектлар катлаулырак һәм күләмлерәк була бара.

 

Татарстанның төзелеш комплексы бүген Россиядә иң куәтлеләрнең берсе. Соңгы елларда без ел саен 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырабыз, һәм бу планканы төшерергә җыенмыйбыз. Дистәләгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният оешмалары, спорт объектлары төзелә һәм ремонтлана, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә бары тик бердәм командада эшләп, зур эшкә тулысынча бирелеп кенә ирешеп була.

Безнең күбебез өчен бу һөнәр генә түгел, язмыш эше. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән сез миллионлаган ватандашларыбызның тормышы өчен тотрыклылык һәм уңайлылык тудырасыз.

Бүген мин Россиянең яңа территорияләрендә эшләүче, торак пунктларны торгызуда катнашучы хезмәттәшләремне аерым билгеләп үтәсем килә.

Һәм, әлбәттә, тармак үсешенә ныклы нигез салган, үрнәкләре, профессиональлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм патриотизмы белән безне иҗади хезмәткә рухландырган ветераннарга бөтен төзелеш цехыбызның аерым рәхмәтен белдерәм.

Кадерле хезмәттәшләр!

Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет телим. Гаилә иминлеге сезнең өчен ныклы нигез булсын, ә һөнәри уңышлар киләчәк хезмәт җиңүләренә этәргеч булсын.

Бәйрәм котлы булсын, дуслар! Төзүче көне уңаеннан котлыйм сезне!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International