Илшат Гыймаев «Спорт станциясе» торак комплексында төзелә торган «Чемпионнар йорты»нда булды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Проект 2022 елдан гамәлгә ашырыла, хәзер «Спорт станциясе» торак комплексында «Чемпионнар йорты» төзелеше төгәлләнә. Объектны карауда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Йорт югары темплар белән төзелә: фасад 95% ка монтажланган. Быел көздән яшелләндерү эшләре башланачак.

«Чемпионнар йорты» 10-19 катлы алмаш катлы биш секциядән тора һәм 803 фатирга исәпләнгән, йортның гомуми мәйданы 36,5 мең кв.м. «Чемпионнар йорты»н 2025 елның икенче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Чемпионнар йорты» югары дәрәҗәдә әзер, шуңа күрә аны файдалануга тапшыруда тоткарлыклар булмаячак», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International