Бүген Төньяк Осетия – Алания Республикасы делегациясе РСО-Аланиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү идарәсе башлыгы Марат Дзарасов җитәкчелегендә республика Төзелеш министрлыгында булды.
Тәҗрибә алмашу кысаларында төзелеш өлкәсендәге ведомстволар җитәкчеләре белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илшат Гыймаев һәм Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде.
Кунаклар игътибарына Татарстанда объектларны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны формалаштыру һәм гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Кунакларның мәдәният объектларында реставрацияләү һәм торгызу эшләрендә бәя кую механизмнары, смета нормалары турындагы сорауларына «Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУның төзелештә бәя кую идарәсе башлыгы Татьяна Антонова җавап бирде.
Шулай ук төзелеш өлкәсендә хезмәт ресурслары һәм белгечләрнең актуаль темасы, яңа төзелештә эшләнә торган проектларны гамәлгә ашыру сроклары һәм башкалар да күтәрелде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм «Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директорының беренче урынбасары Айрат Халиков катнашты.