ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты

2024 елның 16 августы, җомга

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү барышы турында Рөстәм Миңнехановка “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше). Рөстәм Миңнехановка яңа метро станцияләрен бизәү вариантларын тәкъдим иттеләр. Аларны 2027 елда ачарга планлаштыралар.

Аннары Татарстан Рәисе «Академическая» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәр сул куыш тоннелен казу эшләренең тәмамлануын күзәтте. Исегезгә төшерәбез, «Айсылу» тоннель үткәрү комплексы бу елның февралендә эшли башлады.

Марат Рәхимов шулай ук метрополитенның икенче линиясен «РКБ»перспектив станциясенә кадәр үстерү схемасын күрсәтте. Хәзерге вакытта проект алды эшләре алып барыла (трассировка, башлангыч мәгълүматлар җыю).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International