2015 елга Казанда спортның спорт төрләре Сараенда вакытлы бассейн төзеләчәк

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

2015 елда Казанда үткәреләчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына, спортның су төрләре Сараенда вакытлы бассейн төзеләчәк. ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта, “Казан 2013” башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов сөйләгәнчә, 3 мең кеше сыйдырышлы әлеге бинада су полосы буенча ярышларның финалы үтәчәк.

В. Леонов аңлатканча, чемпионатның төп кластеры  Kazan-Arena футбол стадионы һәм спортның су төрләре Сараеның берләшкән территориясендә булачак. Стадионда ике бассейн урнаштырылачак: ярыш бассейны һәм йөзү бассейны. 10-11 мең тамашачыга исәпләнелгән урыны булган төп бассейнда синхрон йөзү һәм йөзү буенча ярышлар булачак. Спортның су төрләре Саренда  суга сикерү һәм су полосы буенча ярышлар үтәчәк. Хай-дайвинг буенча ярышлар  Казансу ярларының игенчеләр Сарае янындагы өлешендә булачак. Спикер хәбәр иткәнчә, ачык судагы ярышлар ишү каналыннан Казансу акваториясенә күчерелергә мөмкин.

“Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында зур гына мәдәни программа  планлаштырыла. Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын оештыру вариантын аерым карыйбыз”, - диде “Казан 2013” башкарма дирекция” АНО генераль директоры. Аның сүзләренә караганда, ул бик матур шоу булачак, аның сценарияләре соңгы минутка кадәр сер булып сакланачак.

Kazan-Arena стадионында кунакчыл авыл төзү планлаштырыла. “Әлеге авыл, Универсиада вакытында игенчеләр Сараенда оештырылган Мәдәни паркның аналогы булачак”, - диде Владимир Леонов.

Ул хәбәр иткәнчә, эффектив халыкара хәбәр итү максатынан, чемпионат үткәрү вакыты бер атнага күчереләчәк: ул 24 июльдән 9 августка кадәр барачак. Аннан соң  Masters турниры үтәчәк, әлеге турнирда якынча 200 илдән спортчы-ветеран катнашачак.

“Универсиада авылыннан максималь рәвештә кулланыр өчен йөзү буенча Халыкара федерация белән сөйләшүләр алып барабыз”, - дип өстәде Леонов.  Анда без спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар белән бергә  Masters турнирында катнашучыларны да урнаштырырга уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International