Республикада төзелә торган мәктәпләрнең әзерлеге 95 проценттан артып китә

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Социаль объектлар төзелеше буенча актуаль мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Мәгариф өлкәсендә 21 объект буенча эшләр алып барыла. 11 мәктәп һәм янкорманың әзерлеге бүгенгә 95% тәшкил итә. Агымдагы атнада подрядчылар 3 объектта эшне төгәлләделәр - Казандагы «Весна» торак комплексында һәм Лаеш районының Усады авылында 1501 урынга исәпләнгән ике мәктәп, шулай ук Казандагы Ватан урамында 1 224 урынга исәпләнгән мәктәп. Әлеге объектлар «Мәгариф» милли проектына керә.

10 балалар бакчасын төзү эшләре 79% ка тәмамланган. Агымдагы атнада Казандагы «Салават күпере-2» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән бер объект төгәлләнде.

Сәламәтлек саклау тармагында 53 объект төзелә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 83% ка үтәлгән. Узган 2 атнада 6 муниципалитетта 7 объектта эшләр төгәлләнгән. Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 52% ка башкарылган.

4 футбол манежы төзелеше 46%, 15 универсаль спорт мәйданчыгы – 73% тәшкил итә. Узган ике атнада 5 объектта (Саба, Кукмара һәм Биектау районнарында) эшләр төгәлләнде.

«Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 89% ка эшләр башкарылган; ләм кырларын рекультивацияләү буенча 68% ка; Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82,5% ка эшләр башкарылган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 79% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 32 объектта эшли.  Соңгы ике атнада Кама Тамагы районында бер объект һәм Казанда ике объект буенча эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International