Казанда «Иң яхшы сметачы: Регионнар лигасы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 23 августы, җомга

конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Казанда «Иң яхшы сметачы: регионнар лигасы» Бөтенроссия төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Конкурсны уздыруның максаты - төзелештә бәя ясау һәм смета нормалаштыру өлкәсендә белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү.

Конкурсның төп бурычлары булып бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы белгечләрне ачыклау, һөнәрнең абруен күтәрү, төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату тора.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 2024 елның иң яхшы сметачысы Санкт-Петербургтан Олеся Яркина булды. Бүләкне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Россия экспертизалар Ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий һәм Алабуга махсус икътисадый зонасы төзелеше буенча генераль директор урынбасары Артур Ярулин тапшырды.

«Иң яхшы сметачы» исеменә һөнәри осталык конкурсы Татарстан Республикасында 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә конкурста 453 белгеч катнашты.

Конкурсны оештыручылар - ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт экспертизасы, Россия экспертизалар ассоциациясе, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, «РосКапСтрой» ФАУ, «ТР Төзүчеләр берлеге» РООР, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International