Татарстан Республикасының Бау муниципаль районында агымдагы елда тугыз йорт яңартыла. Иртә язда башланган эш ахырына якынлаша. Подрядчылар күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча шактый тәҗрибә туплаганнар. Эшләрне әле дә нык контрольдә тоттылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе рәисе Сәлим Даутов җитәкчелегендә, ремонт ясалырга тиешле йорт ишегалларында, йортта яшәүчеләр катнашында, җыелышлар үткәрелде.
Комсомольский урамы буенча урнашкан 8 фатирлы 1 “А” йорты 40 ел элек төзелгән булуга карамастан, бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Әлеге йорт, ике ай эчендә, “Стройгарант” җәмгыяте төзүчеләре ярдәме белән үзгәрде. Түбәне җылы профнастил белән капладылар, бинаны тышкы яктан ак һәм зәңгәр төсләрдәге сайдинг белән тышладылар. Суүткәргеч һәм канализацион трубаларны алыштырдылар. Ремонт вакытында су бары өч көн генә булмады. Подъездның беренче катындагы идәненә һәм керү өлешенә, подрядчы оешма үзе җитештерә торган брусчатка җәйде. Әлеге төзелеш материалы бик киң кулланылды. Поликарбонаттан эшләнгән козырек та матур булып чыккан. Иске тәрәзәләрне пластикка алыштырдылар һәм подъездлар яктырып китте. Әлеге йортарда яшәүчеләр, кабул итү комиссиясен, ишегалдына өстәлләр җәеп, самовар куеп, сый-хөрмәт белән каршы алды.
Жореса урамы буенча урнашкан 114 номерлы йорт соңрак төзелгән, ләкин, шулай ук, төзүчеләрнең оста кулларын көтә. Түбәсе шифер белән капланган булу сәбәпле, өченче катта яшәүчеләргә яңгыр суы аккан.
Некрасов урамы буенча урнашкан 25 нче номерлы йортны караганнан соң, төзүчеләрнең кешеләр турында кайгыртуын аңларга мөмкин. Әлеге 8 фатирлы ике катлы бина - 1970 елда “ПМК №123” (бүген Гидросервис) өчен төзелгән беренче йорт. Анда яшүәчеләрнең сүзләренә караганда, 1983 елда суүткәргеч трубаларны үз көчләре белән алшытырганнан. Хәзер инде чокырга кадәр канализацион трубаларны алыштырганнар, йортны сайдинг белән тышлаганнар, түбәсен япканнар. Канализацион труба еш кына тыгылган, шуның белән зур уңайсызлыклар барлыкка китергән. Ремонттан соң әлеге сорау чишелде.
-Кайбер эшләр ремонт планына кертелмәгән иде. Шулай да аларны эшлисе килде. Хатлар яздык. Безнең үтенечне канәгатьләндерделәр. Подрядчыдар да тырышты, үзебез дә тик утырмадык, - диде йорт җитәкчесе Надежда Евдокимова. Йортны кабул итү вакытында, әлеге йортта яшәүче укытучы-ветеран Галина Нәҗмиева төзүчеләргә рәхмәт әйтте. Гагарин урамы буенча урнашкан 3 нче номерлы йортта да эшләр тәмамланган. Йорт җитәкчесе Илгиз Хамматов, ишегалдындагы бакчаны штакетник белән әйләндереп алуга иреште. Биш ел элек ике контурлы казан урнаштырганнар. Шуңа күрә төзүчеләр, вентиляция трубаларының төзеклек соравын да игътибарсыз калдырмадылар. Гарнизов урамында, Буа электр челтәре эшчеләре өчен төзелгән йорт та искергән. 1988 елда төзелгән бер подъездлы 9 фатирлы йорттагы ремонт эшләре ахырына якынлаша.