Татарстаннан җиде гариза җәмәгать урыннары булдыруга грант отты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» форумы кысаларында Калугада Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының IX Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр булып Чистай, Иннополис, Әгерҗе, Арча, Менделеевск, Зеленодольск шәһәрләре һәм Зөя авылы танылды. Проектларны гамәлгә ашыруга федераль грант суммасы 579,6 млн сум тәшкил итте. Яңартылган җәмәгать урыннары республикада 2025-2026 елларда ук барлыкка киләчәк.

2018 елдан башлап республикадан 42 җәмәгать урыны җиңүче булды, шуларның 40ы гамәлгә ашырылды инде. Федераль бюджеттан барлык грантларның гомуми суммасы 2,9 млрд. сумнан артык тәшкил итте, ә җиңүне исәпкә алып, бу сумма 3,5 млрд.сумга кадәр артты.

Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы «торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» Федераль проекты кысаларында уза. Конкурс тормыш сыйфатын күтәрә, шәһәргә килүчеләрне җәлеп итә һәм хезмәт күрсәтүләр индустриясен үстерә торган җәлеп итүчән шәһәр киңлекләрен булдыру проектларына ярдәм итә. Анда 200 меңгә кадәр кеше яшәгән Кече шәһәрләр һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International