Татарстан Республикасында 31 августка торакны файдалануга тапшыру планы 83% ка үтәлгән -2 млн 607 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

31 августка торак тапшыру планы 83% ка үтәлгән, 2 млн 607 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40% ы тапшырылуын искәртте: бу гомуми мәйданы 589 мең кв. м булган 99 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м.

Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча бүгенгә 1 млн 900 мең кв. м мәйданлы 14 078 йорт файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International