Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше 92% ка тәмам

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль әһәмиятле объектлар төзелеше буенча актуаль мәгълүматларны җиткерде.

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп һәм янкормадан бүгенгә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен бер бина эшләп тора, анда үтәлеш 64% тәшкил итә.

10 объектта эшләр тәмамланган. Аларның 9ы буенча рөхсәт алынган. Казанда Ш.Мәрҗани  исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясенә янкорма буенча Госстройнадзор тикшерүе алып барыла.

 

10 балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 82% ка ябылган. Бүгенгә 3 объект төгәлләнгән һәм тапшырылган: болар - «Салават күпере-2» торак районында, Биектау районының Шигали авылында һәм Лаеш районының Кече Кабан авылында балалар бакчалары.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 53 объект төзелә.  Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 92% ка башкарылган. Узган 2 атнада 13 муниципалитетта 15 объектта эшләр төгәлләнгән.

Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 53% ка башкарылган.

Спорт тармагының 21 объекты буенча вәзгыять түбәндәгечә. 4 футбол манежы төзелеше күләме 57% тәшкил итә, 15 универсаль спорт мәйданчыгы буенча – 97%. Узган ике атнада 5 объектта эшләр төгәлләнде: өчесе - Казанда һәм берсе - Кукмара һәм Яңа Чишмә районнарында.

Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм шәһәр тибындагы Апас футбол кырының административ бинасы төзелеше буенча эшләр 61% ка башкарылган.

Яшьләр сәясәте буенча 7 объект гамәлгә ашырыла. Әйтик, 6 балалар лагерен төзү буенча республика программасы 48% ка үтәлгән.

«Экология» тармагы объектлары буенча Саба районының Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 91%, ләм кырларын рекультивацияләү буенча 69%, нефтьле пычраклар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82,5% эшләр башкарылган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 84% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 30 объектта эшли.  Узган ике атнада Зәй районында һәм Казанда бер объект буенча эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International