ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Биектау муниципаль районының Красносельск авыл җирлегендәге яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Подвалы булган биш катлы йорт бинасы – кирпечтән, мәйданы 3255 кв. метр. Анда 40 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы 2800 кв.метр тәшкил итә.
Капиталь төзелеш объектын төзүче - «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды».
Исегезгә төшерәбез, йорт төзелеше социаль ипотека республика программасы кысаларында алып барылды, бу «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп максатына – гражданнарыбызны арзан һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп максаты - уртача керемле гаиләләрне һәркем ала алырлык торак белән тәэмин итү, шул исәптән ипотека кредитыннан файдаланып торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлекләр тудыру, торак төзелеше күләмен арттыру, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру, уңайлы шәһәр мохитен булдыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру.