Кайбыч районы Куланга бистәсендә күп функцияле үзәк ачылды

2013 елның 18 октябре, җомга

ТР Кайбыч муниципаль районы Куланга тимер юл станциясе бистәсендә күп яңа күп функцияле үзәк ачылды. Монда фельдшер-акушерлык аункты өчен ике кабинет бүленеп бирелгән: берсе авыруларны кабул итү өчен, икенчесе дәвалау процедуралары өчен. Соңгысында дарулар саклау өчен ике суыткыч бар. “җылы” санитар төен дә бар. Иң мөһиме – бинада җылы, якты, пациентлар һәм медэшчеләр өчен барлык уңайлыклар да бар. Әле бер ел элек,  Куланга халкы, мондый шартлар турында хыялланмыйлар да иде. Моңа кадәр ФАП булып, унар еллар ремонтланмаган Куланга икмәк кабул итү пункты бинасы торган.

-Санузел юк иде, искергән пунктның бинасы җәен дә җылынмый иде, анда ямь юк иде. Ләкин без үз эшебезне эшләргә тырыштык, табиблар әйткәннең барысын да үтәдек, чакыруларга йөрдек. Халык зарланмады. Хәзер инде икеләтә тырышып эшләячәкбез, эш нәтиҗәсенә комфортлы шартлар һичшиксез тәэсир итәчәк, - диде фельдшер.

Дөрес, авыл халкына хәзер күбрәк йөрергә туры киләчәк, бистә белән пункт арасы ерагайды бит. Ләкин аның да уңай ягы бар. Беляева бистәсендә яшәүче халыка рәхәт.

Зинаида Козлова да шундый фикердә. Аңа 78 яшь, шәфкать туташы һәм даруларда башка бик сирәк тора. Далениесе уйный.

-Элек медпункт янда иде, Миләүшәгә үзем мөрәҗәгать итә идем, минем чакыруларымныишетеп, тиз генә килеп җитә иде. Хәер, инсульттан соң, йөрергә уңайсыз, минем йорттан клубка кадәр бер километр ара бар, - дип зарланды ул.

Без аның белән авыл клубы ачылган көнне очраштык. Ул, калганнар белән бергә, яңа мәдәни үзәкне карарга килгән иде, шулай ук фельдшер пунктында да булды. Аны икенче көнне дә, авыл җирлегенең өлкәннәре белән бергә, клубтагы бәйрәм концертында күрдем. Афәрин!

-Сәламәтлек булганда хәрәкәтләнергә кирәк, - диде пнсионер үзе дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International