Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын төзү эшенә старт бирелде. Беренче ташны салу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Идел буе округының Федераль арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР Төзелеш, архитектура һзм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, Татарстан Югары суд рәисе Илгиз Гилазов катнашты.
ТР Арбитраж суды судьялары, хәзерге вакытта, Казан буенча 5 җирдә урнашканнар, судлар утырышы махсус залларда түгел, судьяларның кабинетларында үтә. Шуңа күрә, судның яңа бинасын күптән төзергә кирәк иде.
Ново-Песочная урамындагы 7 катлы бинаның мәйданы 15 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк, ул 85 судья өчен исәпләнелгән. Әлеге төзелеш РФ бюджетыннан, федераль максатчан программа буенча төзеләчәк, төзелешнең бәясе 1,7 млрд. сумны тәшкил итәчәк. Финанслау 3 елга исәпләнелгән, ләкин, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков сүзләренә караганда, судьяларны комфортлы шартарга тизрәк күчерү өчен, бинаны киләсе елда төзеп бетерү планлаштырыла.
“Безнең хыялыбыз якынайган көн килеп җитте, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, таш салу тантанасында чыгыш ясаганда. – Без әлеге бинаны төрле формаларда һәм төрле җирләрдә планлаштырган идек, һәм ниһаять, Николай Новиков , федераль максатчан программа ярдәме белән әлеге бина барлыкка киләчәк”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, яңа бина бик кирәк, хокукый дәүләт судларның эффектив эшләвен таләп итә, ә судларга комфортлы шартлар кирәк. Татарстан Президенты бина төзүне республика җитәкчелеге контролгә алачагына сүз бирде.
Идел буе округының Федераль арбитраж суд рәисе Юрий Глазов үз чиратында, шулай ук, судларны комфортлы эш белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. “Татарстан актив рәвештә үсә, икътисад үсә, димәк, судлар кирәк булачак”, - диде Юрий Глазов. Аның фикере буенча, ТР Арбитраж судының яңа бинасы, Казанның “визит карточкаларының” берсе булырга мөмкин.
Мәртәбәле кунаклар, яңа бинаны төзи башлауны белдереп, истәлекле таштан җәймәне алдылар.