Татарстан Республикасында мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программалары тулысынча үтәлгән. Узган ике атнада гына да 13 муниципалитетта 23 объект төзелеп беткән. Моннан тыш, соңгы ике атнада 20 муниципалитетта 52 азык-төлек блогы (94тән) файдалануга тапшырылган, подрядчылар Апас һәм Чүпрәле районнарында соңгы 4 ресурс үзәген тәмамлаган. 15 тулай торакны ремонтлау программасы 4 объектны тапшыру белән тәмамланган - икесе Түбән Кама районында һәм берсе Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында.
Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Татарстанда социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының ничек алып барылуы турында хәбәр итте.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 98% ка башкарылган. Менделеевск муниципаль районында 1 балалар бакчасында эшләр бара. Бу атнада Лениногорск, Азнакай, Лаеш, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында 6 объектта эшләр төгәлләнгән.
Сәламәтлек саклау тармагындагы 138 объектның өчтән ике өлешен фельдшер-акушерлык пунктлары алып тора. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 99% ка җитте. 2 объект эштә кала. Агымдагы атнада Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында берәр объект төгәлләнде.
25 поликлиникада ремонт эшләре күләме 96% тәшкил итә. Эшләр 7 объектта дәвам итә. Соңгы ике атнада 3 объект төгәлләнде: берсе – Әлмәт районында, икесе – Актаныш районында.
31 медицина стационарын капиталь ремонтлау 81% ка бәяләнә. Казан шәһәрендә һәм Алексеевск районында подрядчылар узган ярты айда берәр объект тапшырган.
Мәдәният тармагының 24 объектында ремонт эшләре бара. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш шәһәрендәге объектта гына эш дәвам итә. Үтәлеш 90% тәшкил итә. Узган ике атнада Лениногорск, Минзәлә һәм Сарман районнарында 3 объектта эшләр төгәлләнде.
Мәдәни билгеләнештәге 19 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре 84% ка башкарылган. Бу атнада Югары Ослан районындагы объектта эшләр төгәлләнде.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 28 объектка капиталь ремонт ясала. 7 яшьләр үзәгендә ремонт 43% ка башкарылган, 9 балаларны савыктыру лагеренда - 52% ка, 6 яшүсмерләр клубында ремонт эшләре 77% ка үтәлгән. Узган ике атнада Зеленодольск районындагы объектта эшләр төгәлләнде.
Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрендә ремонт 42% ка башкарылган.
«Экология» өлкәсендә 21 объект гамәлгә ашырыла. Эшләрнең гомуми үтәлеше 91% ка җиткән. 8 объектта эш бара.