Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында 2024-2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын уздырды.
Торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын җылыту чорына әзерләү турындагы оператив мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов чыгыш ясады.
«Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада объектларның гомуми әзерлек 98% тәшкил итә.
Социаль яклау объектлары һәм балалар бакчалары тулысынча әзер.
Торак фондында әзерлек паспортлары 97% ка рәсмиләштерелгән. Эшләр 24 муниципаль берәмлектә 555 объект буенча дәвам итә.
Котельныйларның әзерлеге 98% тәшкил итә. 4 муниципаль берәмлектә 51 объект эштә кала.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 117 объект әзер, бу 98% тәшкил итә. Кукмара һәм Түбән Кама районнарында 2 объект эшләп калды.
Спорт объектлары буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. Ютазы районындагы 1 объектта эшләр төгәлләнмәгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның 99% әзер. Тукай районында 1 объект эштә калды.
Мәдәният объектлары буенча 3 объект кала - Түбән Кама, Сарман һәм Зеленодольск районнарында. Гомумән алганда, тармак объектлары буенча әзерлек 99% тәшкил итә.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин торак фондын 2024-2025 елларга җылыту чорына әзерләү турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы газ кулланучы предприятиеләренең резерв ягулык хуҗалыкларының әзерлеге турында «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе» ДБУ башлыгы урынбасары Рөстәм Гаптраупов сөйләде.
Беренче вице-премьер республика штабында катнашучыларның игътибарын әлеге мәсьәләнең җитдилегенә юнәлтте. ТР Төзелеш министрлыгы, ТР ДТИ һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Нигъмәтуллин әзерлек паспортларын алу өчен кирәкле чаралар күрергә чакырды.