Әлмәт муниципаль районында мәктәп ремонтланды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында Мәктәп урамы, 1в йортындагы мәктәпне ремонтладылар.

Ике катлы мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы 2179,1 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь ремонт барышында төзүчеләр комплекслы эшләр башкарган: бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, керү төркемнәре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Инженерлык челтәрләренә ремонт ясалган, эчке бизәү эшләре башкарылган. Территория төзекләндерелде, асфальт салынды һәм койма алыштырылды. Моннан тыш, капиталь ремонт кысаларында кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынган.

Мәктәп 1973 елда төзелгән, анда 130 га якын укучы белем ала. Үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәсендә балаларның уку процессы уңайлы һәм заманча шартларда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International