Байлар Сабасында паркының төзекләндерүе өлешчә тәмам

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы) Габдулла Тукай урамындагы паркның икенче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

Узган ел паркта төзекләндерүнең беренче чираты эшләре башкарылды. Хәзерге вакытта паркта төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән.

Яңартылган паркта беседкалар, эскәмияләр, уку урыннары, лабиринт, батутлар, балалар уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, бау паркы, скалодром, скейт-парк, паркур белән шөгыльләнү мәйданчыгы урнаштырылган. Моннан тыш, территорияне яшелләндерү буенча эшләр башкарылды һәм кече архитектура формалары (Мафалар) урнаштырылды.

Парк район халкын һәм кунакларны күңел ачу, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Яңартылган парк күп кенә сабалыларны җәлеп итә торган урынга әйләнде.

 

Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 64 җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 81 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International