Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 20 сентябре, җомга

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итүне дәвам итә.

Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия бирелә:

- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 20 августыннан 23 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International